Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Динем — Ислам, милләтем — татар» бәйгесенә гаризалар 30 декабрьга кадәр кабул ителә
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен «Динем — Ислам, милләтем — татар» иҗади бәйгесенә гаризалар тапшыруга ун көн вакыт калу турында хәбәр итә. Эшләр 2020 елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк — аларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак:
I урын — 50 000 сум,
II урын — 40 000 сум,
III урын — 30 000 сум.
Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020 елның 30 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз