news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән өлкәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган бәйрәм узды

Мәүлид ән-Нәби бәйрәме мәчетләрдә ай дәвамында билгеләп үтелә.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Төмән өлкәсенең Андреевск бистәсе мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган кичә узды. Бу изге эштә бистәдә яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Җирле мөселман дини оешмасы рәисе Хәмзә хәзрәт Камалов дин кардәшләре алдында чыгыш ясады.

Мәчетнең хатын-кызлар коллективы гарәп һәм татар телләрендә мөнәҗәтләр башкарды, аларда Аллаһы Тәгаләнең соңгы пәйгамбәренең тормыш юлы тасвирлана.

Мөселман календаре буенча һижринең өченче ае - Рабигуль-Әүвәлнең 12нче көне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне - Мәүлид ән-Нәби дип атала. Мәүлид ән-Нәби бәйрәме мәчетләрдә ай дәвамында билгеләп үтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot