news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында төзелгән беренче мәчет манарасына ярымай куелды

Хәзер авылда 46 кеше яши, аларның яртысы балалар.

Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында төзелгән беренче мәчет манарасына ярымай куелды
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 21 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Лия Мәрдемгалләмова). ​​​​​​​Узган җомгада Яңа Әнҗерә авылында истәлекле вакыйга булды — төзелеп бетеп килгән мәчеткә манара куйдылар, аңа алтын ярымай урнаштырдылар.

Моңлы азанны тыңлагач, Иске Әнҗерә мәчете имамы Әхәт Гарифуллин вәгазь укыды, төзүче-осталарга уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез: бу кечкенә авылда беркайчан да мәчет булмаган. Аллаһ йортын төзү башлангычы белән Яңа Әнҗерәдә туып үскән, хәзер республиканың күпер төзү оешмасы баш инженеры урынбасары булып эшләүче Ринас Шәфигуллин чыккан.

Хәзер авылда 46 кеше яши, аларның яртысы балалар. Ел саен урман белән әйләндереп алынган бу авылда яңа өйләр төзелә.


news_right_1
news_right_2
news_bot