news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кузбасста Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын яхшы белүчеләрне ачыклаганнар

«Гыйлемгә омтылу — һәр мөселман кешесенең һәм һәр мөслимәнең бурычы», - дигән Мөхәммәд пәйгамбәр.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Мөхәммәд пәйгамбәрнең сирасы (тормыш юлы) буенча белемнәрне тикшерү өчен онлайн-конкурс оештырды.

Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста Осинники, Новокузнецк, Прокопьевск, Ленинск-Кузнецк, Кемерово, Мариинск укучылары катнашты. Яшь мөселманнар сорауларга зур тырышлык һәм игътибар белән җавап бирде.

Аллаһы Тәгалә илчесе белем алуга зур әһәмият биргән. «Гыйлемгә омтылу — һәр мөселман кешесенең һәм һәр мөслимәнең бурычы», дигән ул, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot