news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карачай-Черкесия мәчетләрендә җәмәгать намазларын туктатып торалар

Эпидемиологик хәл начарлану аркасында республикада яшәүчеләрнең мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле категорияләре исемлеге киңәйтелгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Карачай-Черкесия республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте мәчетләрдә җәмәгать намазларын вакытлыча туктатып тору турында карар кабул итте, дип хәбәр итә «Интерфакс».

«Шулай ук эпидемиология вазгыяте яхшырганчыга кадәр күпләп кеше җыела торган искә алу чаралары уздыру туктатылды», - диде республика Диния нәзарәте вәкилләре.

Нәзарәттә әйтүләренчә, карар Карачай-Черкесиядә ковид авырулары саны арту сәбәпле, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләре нигезендә кабул ителгән.

Карачай-Черкесиядә җәмәгать урыннарында битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәүне контрольдә тоту көчәйтелгән. Шулай ук эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, Федераль дәүләт статистикасы хезмәте республикада яшәүчеләрнең мәҗбүри вакцинацияләнергә тиешле категорияләре исемлеген киңәйткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100