news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровски мөселманнары Мәүлид кичәсенә җыелды

Кичәдә ислам динен тотучы халыкларның милли телләрендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) хөрмәтенә мәүлидләр, нәшидләр һәм салаватлар әйтелде, Коръән сүрәләре укылды.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Хабаровск шәһәренең «Южный» гыйбадәт йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) туган көне уңаеннан «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме узды. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселманнарны «Южный» гыйбадәт йорты имамы Мәхмәдкәрим хәзрәт Сәедрахмонов һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәтгәрәй хәзрәт Яндиев тәбрик итте. Кичәне Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе имам-мөхтәсибе Идрис хәзрәт Камаев алып барды.

Кичәдә Хабаровск шәһәренең дини-агарту үзәкләре һәм якшәмбе мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр башкаруында ислам динен тотучы халыкларның милли телләрендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) хөрмәтенә мәүлидләр, нәшидләр һәм салаватлар әйтелде, Коръән сүрәләре укылды.

Аннары кунакларны бәйрәм табынына чакырдылар. Кичке аштан соң Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әхмәт хәзрәт Гарифуллин призларына Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) тормышына бәйле фактларны белүгә нигезләнгән викторина үткәрелде.

Бәйрәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең Instagram социаль челтәрендәге рәсми аккаунты аша трансляцияләнде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100