news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Диния нәзарәте татарлар арасында «Оста вәгазьче» бәйгесен игълан итә

Бәйгедә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте «Оста вәгазьче» төбәкара дини бәйгесен башлап җибәрә.

Бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Кичәдән башлап конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Бәйгедә 18 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Конкурсның төп шарты буенча алар имам, хәзрәт һәм мәчет-мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләүче булырга тиеш түгел.

Конкурс 3 этапта үткәрелә. Башта катнашучылар бирелгән темалар буенча татар телендә вәгазьләр язып, аларның текстларын электрон рәвештә marat-salakhov@yandex.ru почтасына җибәрергә тиеш була. Икенче этапта оештыручыларның критерийлары нигезендә иң яхшы эшләр сайлап алына. Өченче этапта жюри катнашында конкурсны ачык рәвештә, катнашучыларның үз вәгазьләре белән чыгышларын бәяләү көтелә. 

Бәйгедә вәгазь белән катнашу өчен 5 тема бирелә:

  • Тема 1: «Заманча технологияләр: безгә файдамы, зыянмы?»
  • Тема 2: «Туган тел — Аллаһтан әманәт».
  • Тема 3: «Әйләнә-тирә мохитне саклау — фарыз гамәл».
  • Тема 4: «Заман һәм мөселман гаиләсе».
  • Тема 5: «Куллану җәмгыятенең» («Общество потребления») көнбатыш моделенә Исламча караш».

Эшләр 2021 елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Өченче этапка узган катнашучыларны билгеләү вакыты — 2021 елның 13 декабренә кадәр.

Бәйге турында тулырак Диния нәзарәте сайтында укырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100