news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада яңа «Әр-Рәхим» мәчете мәрмәр белән бизәләчәк

Мәчет төзелешен тәмамлау 2024 елга планлаштырылган.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда Әр-Рәхим Җәмигъ мәчетенең алгы ягы мәрмәр белән бизәләчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Фасад Тасосның ак грек мәрмәре булачак һәм милли бизәкләр төшереләчәк. Манаралар шулай итеп бизәлгән инде.

Төзелеш эшләре бара, бинаның түбәсен ябуны төгәлләп киләләр. Мәчет төзелешен тәмамлау 2024 елга планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100