news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете Россия Мәдәният министрлыгы хисабына төзекләндереләчәк

Белгечләр 500 еллык тарихы булган мәчетнең, беркетә торган эремә кулланмыйча, «корыга гына» төзелүенә гаҗәпләнә.

Касыйм шәһәрендәге Хан мәчете Россия Мәдәният министрлыгы хисабына төзекләндереләчәк
Владимир Васильев

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Тиздән Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендәге 500 еллык тарихы булган Хан мәчетендә реставрация эшләре башлана. Реставрация өчен акчаны Россия Мәдәният министрлыгы бүлеп биргән. Мәскәү һәм Санкт-Петербург архитекторлары, тарихчылары һәм тикшеренүчеләре объектларны караган һәм тикшеренүләр үткәргән. Бу турыда «Рязанская газета» хәбәр итә.

Хәзерге вакытта реставрация вакытында кулланырга мөмкин булган материаллар турында нәтиҗә көтәләр. Белгечләр тарихи мәчетнең, беркетә торган эремә кулланмыйча, «корыга гына» төзелүенә гаҗәпләнә. Подрядчы реставрация проектын ел азагында тәкъдим итәчәк.

Борынгы чыганаклар буенча, Хан мәчетен (Касыйм хан мәчете) XV гасырда Касыйм ханлыгына нигез салучы Солтан Касыйм төзеткән. Башка мәгълүматлар буенча, XVI гасыр уртасында Шахгали хан төзеткән. Кирпечтән төзелгән мәчетне 1702 елда Петр I боерыгы буенча җимергәннәр.

1768 елда Екатерина II боерыгы буенча иске нигездә бер катлы мәчет төзегәннәр. 2013 елның ноябрендә Рязань өлкәсе Арбитраж суды карары белән мәчет Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100