news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды
http://dumrt.ru/

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 20 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Чара илебездәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, санитар нормаларны үтәп оештырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Кукмара төбәге һәм якын тирәдәге районнар өчен дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче Кукмара мәдрәсәсе 23нче уку елын башлап җибәрде.

Җыен Коръән аятләре укып, дога кылудан башланды. Аннары сүз Кукмара районы мөхтәсибе ярдәмчесе Айрат хәзрәт Шәфигуллинга бирелде. Ул яңа укырга килгән шәкертләрне котлап, аларга дин белеме алуда уңышлар теләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән «Без экстремизмга каршы» айлыгы кысаларында мәдрәсә мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Сафин «Террор һәм экстремизм — шайтан гамәле» дигән темага чыгыш ясады. Мөгаллим Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Рузилә абыстай Мәҗитова исә хатын-кыз талибәләргә үз нәсыйхәтләрен җиткерде.

Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында сөйләп, уку-укыту программасы белән кыскача гына таныштырып үтте, алда торган бурычлар хакында бәян итте. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100