news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда коронавирус таралуга юл куйган өчен православ мәхәлләгә штраф салганнар

Күп кеше катнашында йолалар үткәрү тыелуга да карамастан, чиркәүдә дини чаралар уздырган өчен, 200 мең сум штраф түләтәләр.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Стәрлетамак районы Ишбарс авылы православие мәхәлләсе яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куйган өчен 200 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Стәрлетамак шәһәр суды шундый карар чыгарган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Чиркәүдә, күп кеше катнашында йолалар үткәрү тыелуга да карамастан, дини чаралар узган. Аерым алганда, 9 майда үткәрелгән гыйбадәттән соң мәхәллә кешеләре коронавирус инфекциясе йоктырган һәм хастаханәгә озатылган.

Суд дини оешма санитар-эпидемиологик иминлек турындагы федераль законны бозган дигән нәтиҗәгә килгән. Юридик затка административ кодекста каралган минималь җәза бирелгән.

Роспотребнадзорның республика идарәсе июнь башында югарыда телгә алынган мәхәлләдә алты кешедә пневмония ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде. Ул вакытта мәхәллә кешеләре арасында коронавирус инфекциясе йоктыруның ике очрагы расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot