news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгород мөселманнары корылтайга әзерләнә

Корылтайда һәр мәхәлләдән бер вәкил катнаша алачак.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары 1 ноябрьдә корылтайга җыелачак. Бу хакта өлкә мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Әлеге карарны дин әһелләре Кызыл октябрь районында узган Пленум утырышында кабул иткән. 
 
Корылтайда һәр мәхәлләдән бер вәкил катнаша алачак. 
 
Пленум утырышында Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе сайланган. Әлеге вазифаны Гаяз хәзрәт Закиров башкарачак. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot