news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Корбан бәйрәмендә Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзләрендә алтын ярымайлар куелды

Мәчет төзелеше җиденче ел дәвам итә, эшләр бары тик дин тотучылар һәм иганәчеләр акчасына гына бара.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 20 июль, Корбан гаете көнне Сызрань Җәмигъ мәчете гөмбәзләрендә алтын ярымайлар куелды.

Сызрань шәһәренең "Дуслык" иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр итүләренчә, Җәмигъ мәчете инде төзелеп бетеп килә. Корбан бәйрәмендә манараларда алтын ярымайлар барлыкка килде. Урнаштыру процессы тантаналы шартларда узды.

Мәчет төзелеше җиденче ел дәвам итә, эшләр бары тик дин тотучылар һәм иганәчеләр акчасына гына бара. Мәчет 500ләп кешене сыйдыра алыр дип көтелә, диелгән хәбәрдә.

Корбан бәйрәмендә Самара Җәмигъ мәчетенә 100гә якын кеше килгән. Битлек булу һәм бер-берсеннән куркынычсыз дистанция саклау мәҗбүри иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot