news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген җәелдерә

Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары, салым системасы, зәкәт түләү, товарның бәясенә кагылышлы сораулар борчый.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мигрантлар арасында дәгъват эшчәнлеген алып бара.

Мөфтиянең дәгъват бүлеге белгече Али хәзрәт Ибодов, атна саен Казан шәһәренең Журналистлар һәм Адоратский урамнарындагы сәүдә үзәкләрендә һәм «Порт» сәүдә үзәгендә урнашкан намаз уку бүлмәләренә барып, намазлар укытып, аннан соң рухи әңгәмәләр уздыра һәм аларның сорауларына җавап бирә, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Аларны күбрәк сатучылар һәм сатып алучыларның хокуклары, салым системасы, зәкәт түләү, товарның бәясенә кагылышлы сораулар борчый. Сатучыларның гаделлегенә, килешүләрне үтәүгә һәм әйткән сүзендә торуга һ.б. багышланган рухи әңгәмәләр мигрантларда зур кызыксыну уята, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100