news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш мөселманнары турындагы китап тәкъдим ителде

Урал галимнәре ярдәме белән Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте командасы Ерак Көнчыгыш федераль округы мөселманнары турында мәгълүмат туплаган.

Мәскәүдә Ерак Көнчыгыш мөселманнары турындагы китап тәкъдим ителде
http://dumdv.ru

Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү җәмәгатьчелегенә «Мөселманнар Россиянең Ерак көчыгышында: тариүх һәм бүгенге заман» китабы тәкъдим ителде.

9-10 июньдә Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Әхмәт хәзрәт Гарифуллин Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составында Мәскәүгә эш сәфәренә килде. Китап шул чакта күрсәтелде. Бу турыда Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Яңа басманы Россия Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт идарәсенә, Президент грантлары фондына һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү фондына, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасына тапшырдылар.

Китапны «Собрание» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе президентына да бирделәр.

Аның фикеренчә, Урал галимнәре ярдәме белән Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте командасы Ерак Көнчыгыш федераль округы мөселманнары турында булган мәгълүматны гомумиләштереп, күләмле эш башкарган. Элегрәк Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә аларның тормышы турында берни дә билгеле булмаган диярлек, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге басма нәшер ителүе турында 2020 ел азагында билгеле булды. Басма Россия империясе (тарихи документлардан күренгәнчә, ул чорда Байкал аръягында беренче татар авыллары барлыкка килгән һәм 1833 елда тәүге мәчет төзелгән) дәвереннән башлап өч өлешкә бүленгән.

Кушымтада Россия империясе, СССР һәм Россия Федерациясендә халык санын алу мәгълүматларына нигезләнгән меңгә якын таблица һәм диаграмма китерелгән. Аларда Ерак Көнчыгыш мөселман җәмгыятендәге этнодемографик процесслар сурәтләнгән, дип язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100