Сызрань шәһәрендә гарәп графикасы дәресләренә чакыралар

Уку бушлай булачак.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). 23 майда, 14.00 сәгатьтә Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә гарәп графикасы дәресләре башлана.

Дәресләргә теләге булган һәр кеше йөри ала. Уку бушлай булачак. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Дәресләрне Таһир хәзрәт Ибраһимов алып барачак, диелә хәбәрдә.