Республикага сарыклар кертү тыелган төбәкләр билгеле

Бруцеллез йогышлы авыруы буенча кара исемлеккә күрше Башкортстан да эләккән.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин 20 июльдә Корбан бәйрәменә сарыклар кертү тыелган төбәкләрне атады.

Ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россиянең 33 төбәгендә тилчә (ящур) буенча вазгыять тыныч түгеллеген әйтте. 

Бу Амур, Әстерхан, Волгоград, Курган, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Самара, Саратов, Сахалин, Төмән, Чиләбе, Еврей автономияле өлкәсе, Алтай, Байкал аръягы, Краснодар, Приморье, Ставрополь, Хабаровск крайлары, Адыгея, Алтай, Бурятия, Дагыстан, Ингушетия, Кабардино-Балкар, Калмыкия, Карачай-Черкес, Төньяк Осетия — Алания, Чувашия, Кырым, Тыва, Чечня Республикасы.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, бруцеллез йогышлы авыруы буенча кара исемлеккә күрше Башкортстан да эләккән. 

Вак мөгезле терлекләрнең бруцеллезы буенча имин булмаган вәзгыять сакланган 31 төбәк арасында, шулай ук, Амур, Әстерхан, Волгоград, Воронеж, Еврей, Калуга, Кострома, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Тамбов, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Ростов, Рязань, Саратов, Чиләбе өлкәләре; Адыгея, Дагыстан, Ингушетия, Калмыкия, Кабардино-Балкар, Тыва, Хакасия республикалары; Краснодар, Красноярск, Чиләбе өлкәләре; Адыгея, Байкал аръягы, Ставрополь, Хабаровск крайлары бар. Аларда бу авыруга каршы вакцинация үткәрелә.

«Югарыда әйтелгән төбәкләрдән республикага сарыклар кертү тыела. Татарстан Республикасында бу авырулар буенча вәзгыять имин. Корбанлыклар керткәндә, без республикадагы иминлекне кайгыртырга тиеш», — диде Габделхак Мотыйгуллин.