news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Гайнетдин Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Россия мөселманнарының рухи лидеры дин тотучыларны коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык саклык чараларын күрергә һәм бөтен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган йөзләгән мең кешенең терелүен сорап дога кылырга чакырды.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры дин тотучыларны коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә барлык саклык чараларын күрергә һәм бөтен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган йөзләгән мең кешенең терелүен сорап дога кылырга чакырды. Мөфти шәех Равил Гайнетдин Ураза гаетен билгеләп үтүнең зарурлыгын искәртте һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетендә әлеге уңайдан үткәреләчәк бәйрәм чарасын Россия-1 телеканалы, шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтларында карап булачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100