Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлады
“Бу тарихи датаны бәйрәм итү ул - мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына һәм Ислам диненең төрле халыклар өчен традицион конфессияләрнең берсе икәнлеккә дәлил”, - диелә котлауда
(Казан, 21 май, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Республикабыз 21 майда – Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул итү көнен билгеләп үтә.
922 елда халкыбыз, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән, үзенең тарихи юлын сайлый. Без күп гасырлар дәвамында, динебезгә тугры калып, бабаларыбыз традицияләрен хөрмәт итәбез. Бу тарихи датаны бәйрәм итү ул - мөселманнарның Россиядә җирле халык булуына һәм Ислам диненең төрле халыклар өчен традицион конфессияләрнең берсе икәнлеккә дәлил.
Ислам һәрвакыт гаделлеккә, җаваплылыкка, әхлаклы, зирәк, шәфкатьле-мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Шуңа күрә дә ул үз вакытында Россия халыклары арасында киң таралыш ала һәм Идел Болгар дәүләте дә читтә калмый. Нәкъ менә Ислам кабул итүе белән, халкыбыз зур уңышларга ирешә.
Татар халкы һәрвакыт гыйлемле халык буларак дан тоткан. Татар мөселман галимнәре бик күп китаплар язган, зур мирас калдырган. Бүген мирасыбызны торгызуга, дини мәгарифкә аеруча зур игътибар бирү һәм мирасны безнең буынга җиткерү мөһим.
Күп гасырлар дәвамында зур тәҗрибә тупланган. Бүген без, Аллаһы Тәгаләдән алга таба да Исламның бөеклеген һәм күркәмлеген бабаларыбыз кебек үк күрсәтеп, динебез кыйммәтләрен халкыбызга җиткерергә мөмкинлекләр бирүен сорыйбыз!” – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз