news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә «Дин дәресләре мәктәбе» үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте

Тырыш, булдыклы шәкертләр өлкә мәчет-мәдрәсәләрендә үзләре дә дин сабаклары бирә башлаган.

Ульяновск өлкәсендә «Дин дәресләре мәктәбе» үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте
http://emetul73.ru.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында тәүге адымнарын ясаган «Дин дәресләре мәктәбе» үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә өч еллык курсларны 339 шәкерт тәмамлаган.

Юбилей уңаеннан Татар мәдәният үзәгенә «Дин дәресләре мәктәбе»н тәмамлаган шәкертләр, мөгаллимәләр, дин әһелләре, мөфтият һәм автономия җитәкчеләре җыелган иде. Иң әүвәл өч еллык курсларны ачып, бүгенге көнгә кадәр җитәкчелек итүче мөгаллимә Асия хаҗия Мөлекова башкарган эшләре һәм ирешкән уңышлары хакында сөйләде. БУ турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Халыкның дини белемгә сусавы бик сизелә. Безнең мәктәпкә өлкәнең Иске Майна, Чардаклы, Ульяновск, Чынлы, Сенгилей, Майна районнарыннан йөреп белем алалар. Шунысы аеруча сөендерә: тырыш, булдыклы шәкертләребез өлкә мәчет-мәдрәсәләрендә үзләре дә дин сабаклары бирә башлады», — диде «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия.

Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Асия хаҗия Мөлекованың динебез үсешенә багышлаган эшчәнлеген югары бәяләде.

«Бүген дөньяви һәм дини тормышны бергә үреп барганда гына, халкыбызны милләт буларак саклап калырга мөмкин. Шул максаттан чыгып, 2019 елда өлкә автономиясе һәм региональ диния нәзарәте үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзеделәр. Татарстан үрнәгендә безнең өлкә мәчетләрендә дә татар теле дәресләре оештырылды, анда яшьләр һәм балалар бик теләп йөриләр», — диде Татар автономиясе рәисе РамисСафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100