news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда озак еллар имам булып торган Ринат Киреев вафат

Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин җеназа намазын укыды һәм вәгазь сөйләде.

Башкортстанда озак еллар имам булып торган Ринат Киреев вафат
http://cdum.ru

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда танылган дин эшлеклесе Ринат Киреев 82 яшендә вафат булган. Ул чирек гасырга якын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең 707нче мәхәлләсен җитәкләде, озак еллар Бирск, Благовещенск һәм Мишкин районнарының элеккеге имамы – ахун иде, диелә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә.

Аның җитәкчелегендә шәһәрдә мәхәллә кешеләре көче белән «Таң-Чулпан» мәчете төзелде. Ринат Киреев тәкъдиме белән мөселман зираты оештырылды. Ике ел элек имам-хатыйбның 80 яшьлек юбилеена йөзләрчә якташы җыелган иде, алар өчен ул ислам дине матурлыгын ачучы рухи мөгаллим һәм остаз булды.

Ринат хәзрәт белән хушлашырга аның фикердәшләре, туганнары һәм дуслары, хакимият вәкилләре килгән. Югары мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа улы Таҗетдин җеназа намазын укыды һәм вәгазь сөйләде.

Хушлашу мәрасимендә катнашучылар Ринат хәзрәтнең яхшы, кешелекле сыйфатларын, аның хезмәт сөючәнлеген, бетмәс-төкәнмәс оптимизмын һәм игелеклелеген искә алдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100