Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен онлайн күзәтеп барырга була

Башкарма комитет бинасында махсус видеокүзәтү камерасы урнаштырылды.

(Чаллы, 21 март, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелешен хәзер онлайн рәвештә күзәтеп барырга була. Бу турыда «шәһри Чаллы» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Башкарма комитет бинасында махсус видеокүзәтү камерасы урнаштырылды. Видеоны күрсәтелгән сылтама буенча кереп карарга була.

Камерага шәһәр инфраструктурасын карап тоту дирекциясе хезмәт күрсәтә.