news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургтагы мәчеттә камалыштагы Ленинградны азат итүчеләр рухына дога кылганнар

«Мондый чаралар яшь буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне өйрәтү, толерантлык тәрбияләүдә мөһим», — диде Ренат Вәлиуллин.

Петербургтагы мәчеттә камалыштагы Ленинградны азат итүчеләр рухына дога кылганнар
Ренат Вәлиуллин

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинградны камалыштан азат итүдә катнашкан һәм һәлак булган сугышчыларның рухына дога кылганнар.

«Мондый чаралар яшь буынга рухи-әхлакый кыйммәтләрне өйрәтү, толерантлыкны тәрбияләү өчен мөһим. Ленинград камалышы 872 көн дәвам иткән. Немецлар шәһәрне 1941 елның 8 сентябрендә чолгап ала. Шәһәрне фашистлардан 1944 елның 27 гыйнварында гына азат иткәннәр», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин.

Вәкиллек мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны азат итүдә Татарстаннан 18 467 мең сугышчы һәлак булган.

«1941 елның сентябрендә Ленинград һәм аның шәһәр яны халкы саны — 2,9 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Төрле мәгълүматлар буенча, Ленинград блокадасында шәһәр яшәүчеләреннән 600 меңнән алып 1,5 миллионга кадәр кеше вафат булган. Фашист бомбаларыннан халыкның 3 проценты гына һәлак булган, калган 97 проценты — ачлыктан үлгән», — диде Ренат Вәлиуллин.

Вәкил әйтүенчә, дога кылуны Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте, «Яңарыш» ветеран, көч структурасы һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү фонды белән берлектә Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимхановның ярдәмчесе Идрис Дугучиев оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100