Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчетенә нигез ташы май бәйрәмнәре вакытында салыначак
Мәчет төзелеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү буенча федераль чаралар планына кертелгән.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташын май бәйрәмнәре вакытында салырга ниятлиләр. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, мәчет Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү буенча федераль чаралар планына кертелгән инде.
«Булачак мәчетнең нигезенә беренче ташны май бәйрәмнәре вакытында салу ниятләнә. Ә Татарстанда, объектка беренче таш салгач, ул һәрвакыт төзелеп бетә. Шунлыктан мәчет тә төзелер, иншаллах», — дип ачыклык кертте Камил Сәмигуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, кайбер техник мәсьәләләрне җайга саласы бар әле. Камил Сәмигуллин барысы да уңай хәл ителәчәгенә өметләнә.
«Иң мөһиме, сәяси карар кабул ителде инде», — диде Сәмигуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз