news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин: Җәмигъ мәчете яңа символ булырга тиеш

Казандагы җәмигъ мәчете рухи-мәгърифәтчелек үзәге, яңа символ, башкалабызда үзенә тартып тора торган яңа урын булырга тиеш ди Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Төзелеше актив рәвештә тикшерелүче Казандагы җәмигъ мәчете рухи-мәгърифәтчелек үзәге, яңа символ, башкалабызда үзенә тартып тора торган яңа урын булырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюда әйтте.

«Бәлки Казанда мәчетләр күптер дә, һәм алар якында гына урнашканнардыр да, бигрәк тә Иске татар бистәсендә. Ләкин бүген дин кардәшләрнең бер мәйданда җыела алуына, образлы әйткәндә — бер-берсенең социаль хәленә карамастан, бер рәткә басуларына ихтыяҗ бар», — дип аңлатты ул.

Камил хәзрәт сөйләвенчә, ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнары белән бергәләп бәйрәм шатлыгын уртаклаша. Халык белән бергә ул бәйрәм намазын укый.

«Мондый теләк, чынлыкта, ике яктан да бар: дин тотучылар үз чиратларында милли лидерыбыз килгән мәчеткә эләгергә тели. Бу мәгънәдә мәчет халыкны берләштерүдә бик мөһим роль уйный», — диде ул.

Камил Сәмигулин шулай ук Казанда абруйлы һәм танылган дин кардәшләребезне хөрмәтләп озату өчен җеназа намазы укыр урыннар җитмәвен дә белдерде.

Ул бүген мәчет мәйданнарын дини генә түгел, фәнни, мәгърифәти, тәрбияви, мәдәни чаралар уздырганда куллану мөмкинлеген дә карарга кирәк дип саный.

«10 мең кеше — без аның сыйдырышлылыгын якынча шулай билгелибез. Ләкин барысы да проекттан, урыннан, килештерүләрдән тора. Һәм чынлыкта мәйданын хәтта зурайту ихтыяҗы да бар», — диде Сәмигуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100