news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Таҗикстан мәчетләрендә янәдән намаз укырга рөхсәт итәчәкләр

Республика оператив штабында шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләренең катгый үтәлергә тиешлеген, шулай ук Аллаһ йортларында медицина битлекләре кию мәҗбүри булуын искәрттеләр.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Таҗикстанда 18 апрельдән коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча чаралар кысаларында ябылган мәчетләр 1 февральдән янә үз ишекләрен ача.

Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Республика оператив штабында шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләренең катгый үтәлергә тиешлеген, шулай ук Аллаһ йортларында медицина битлекләре кию мәҗбүри булуын искәрттеләр.

Йогышлы авыруларны кисәтү белән бәйле шәхси һәм иҗтимагый гигиена таләпләре үтәлмәгән мәчетләрнең эшчәнлеге тыелачак, диелә оператив штаб хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot