Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бер тәүлек эчендә нәзарәтнең татар онлайн-мәдрәсесенә 2500 шәкерт теркәлгән
Татарстаннан тыш, Мәскәү, Башкортстан, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез дә кушылган.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Бер тәүлек эчендә, тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсенә 2500 «шәкерт» укырга керде.
ТР Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, аларның 27% — 25-34 яшьтә, 20% — 35-44 яшьтә, 29% — 55 яшьтән өлкәнрәк. Ягъни яртысы диярлек — яшь һәм урта яшьтәге кешеләр.
Мedrese.tatar платформасында белем алырга хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә, 40 проценты — ир-атлар.
Татарстаннан — 1342 кеше. Алардан тыш, Мәскәү, Башкортстан, Свердловск, Самара, Ульяновск өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез дә бар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз