news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ислам теологиясеннән беренче докторлык диссертациясен Дамир Мөхетдинов яклый

Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе беренче урынбасарының докторлык диссератациясе темасы Исламда ХХ гасыр азагындагы яңарыш хәрәкәте турында.

Россиядә ислам теологиясеннән беренче докторлык диссертациясен Дамир Мөхетдинов яклый
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21гыйнвар, “Ттатар-информ”). Быел Санкт-Петербург дәүләт университетында Россия тарихында беренче тапкыр ислам теологиясе турында докторлык дессертациясе яклавы планлаштырылган. Аның авторы - Дамир Мөхетдинов. Бу хакта “Интерфакска” уку йорты хәбәр иткән.

“ХХ ахыры - XXI гасыр башында Исламда яңарыш хәрәкәте: идеяләр һәм перспективалар” диссертациясе авторы - Мәскәү ислам институтның ректоры, Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, имам-мөхтәсиб Дамир Мөхетдинов.

“Яңа кагыйдәләр буенча, бу дөньяви дәрәҗәне университетның диссертация советы бирә”, - дип хәбәр иткән агентлыкның әңгәмәдәше.

Яклау датасы һәм оппонентлар соңрак билгеле булачак. Хезмәтнең фәнни киңәшчесе – Россия Фәннәр академиясе академигы Виталий Наумкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100