Төмән Корбан бәйрәмен зурлап каршы алды

Төмән Корбан бәйрәмен зурлап каршы алды

(Төмән, 20 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Төмән өлкәсе мөселманнары Корбан бәйрәмен зурлап каршыладылар. Быел шулай килеп чыкты ки, бәйрәм 19 декабрьдә үк башланып китте. Гает намазы Төмән Җәмигъ мәчетендә өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җитәкчелегендә кичә укылды, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте гыйбадәт йортында Илдар хәзрәт Җиһаншин җитәкчелегендә, Тубыл шәһәре Җәмигъ мәчетендә аның имам-хатибы Ибраһим хәзрәт Сухов җитәкчелегендә һәм район-авыл мәчетләрендә бүген, ягъни 20 декабрьдә укылды.

Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенннан кайтып җиткәнче, Төмән Җәмигъ мәчете имамы мәхәллә мөселманнарына бәйрәм, Гарәбстандагы кебек, 19 декабрьдә башлана, дип хәбәр итеп өлгергән булган. Шулай булуга да карамастан, Корбан гаетенең 3 көн дәвам итүен исәпкә алып, мөселманнар бу хәлгә карата ризасызлык белдермәделәр.

Һәр елдагы кебек, Корбан гаете намазына бик күп кеше килгән иде, Төмән Җәмигъ мәчетенә килүчеләрнең зур бер төркеме мәчет ишегалдында җәелгән келәмнәрдә укыды намазны.

Җәмигъ мәчете корбан чалырга теләүчеләр өчен күпләп куйлар китерткән иде, корбанлыклар күп чалынды.

Бүген Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге җитәкчесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин катнашы белән өлкә Татар конгрессы Төмән шәһәренең «Принцесса» ашханәсендә корбанлык ашы һәм чәй сыйлары белән өстәлләр корып, зурлап, Корбан бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә 200 дән артык кеше катнашты.

Өлкә хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Виктор Хоменко белән Төмән дәүләт университетының Гуманитар эзләнүләр институты профессоры, диннәрне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Александр Ярков та булды бу мәҗлестә, алар олы бәйрәм белән бик җылы котладылар мөселманнарны.

Өлкәдә зур популярлык казанган музыкант һәм җырчы ике яшь туган - биш намазларын калдырмый дин тотучы Рөстәм белән Руслан Маметовлар моңлы җырлар белән бизәделәр бәйрәмне. Алар башкарган борынгы милли көйләр иман сулышы белән сугарылган иде.

Бер гаилә – Илдар белән Флера Булатовлар - әлеге бәйрәмгә үзләре чалган корбанлыкларын иң мохтаҗ өлкәннәргә өләшеп, бәйрәмгә тагын бер бизәк өстәделәр. Бәйрәмне алып барган Фатыйх хәзрәт дини китаплар бүләк итеп сөендерде кунакларны.

Губернатор Владимир Якушевның мөселманнарны Корбан бәйрәме белән өлкә газеталары аша котлады.