Башкортстанда Корбан гаете бәйрәмендә меңнәрчә кеше катнаша

Башкортстанда Корбан гаете бәйрәмендә меңнәрчә кеше катнаша

(Уфа, 20 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Ислам динен тотучылар үзләренең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен быел да зурлап билгели. Корбан бәйрәм уңаеннан төп тантаналар, гыйбадәт кылулар бүген иртәнге сәгатьләрдә үк Уфадагы иң зур Аллаһ йорты – “Лалә-Тюльпан” мәчетендә башланды. Меңнән артык кеше җыелып китте анда.

Баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин иртәнге намаздан соң, татар һәм рус телләрендә вәгазьләрен сөйләде. Шушы тантаналар Башкортстан дәүләт телевидениесы аша туры эфирда тулысынча күрсәтелде. Аннан соң биредәге махсус әзерләнгән урында корбан чалулар башланды. Йөздән артык сарык корбан чалынды дин кардәшләребез тарафыннан. Шушында ук казаннарда хуш исле пылау һәм аш пешерелде. Бәйрәм ризыкларыннан һәммә кеше авыз итә алды.

Уфадагы башка мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә дә Корбан бәйрәме уңаеннан барлык гыйбадәтләр кылынды. Иртәнге намазларны укып, бәйрәм вәгазьләрен тыңлаганнан соң, күп урыннарда Аллаһы ризалыгы өчен корбанлык мал чалуларга керештеләр. Соңгы елларда ата-бабалары, якын туганнары рухына багышлап, Ходай ризалыгы хакына корбан чалдыручылар саны бермә-бер артты.

Аеруча башкаладагы “Ихлас” мәчете руханилары, корбанлык малларны районнардан күпләп китертә. Биредә бүген 400дән артык сарык һәм ике сыер малы Аллаһы ризалыгы өчен корбан китерелде. “Ихлас” мәчете ишегалдында йөзләрчә кеше өчен бәйрәм ашы да әзерләнде.

Быел Уфада тагын да бер яңалык булды. Башкаладагы изге күңелле эшкуарларыбыз мөэмин-мөселманнарны мәчетләргә бушлай илтеп җиткерү өчен ике автобус яллады. Алар дин кардәшләребезне бүген көн буе “Ихлас” мәчетенә һәм Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчетенә кадәр илтә.

Башкортстан дәүләт филармониясе сәнгатькәрләре дә бүгенге бәйрәмнән читтә калмый. Бүген биредә күп сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт була. Анда мөнәҗәтләр, бәетләр һәм тормыш матурлыгы турында җырлар яңгыраячак. Тамашадан кергән табыш “Мәдинә” мәчете төзелешенә тапшырыла.

Уфада һәм республиканың башка районнарында һәм шәһәрләрендә Корбан бәйрәме чаралары киң колач белән оештырыла. Бәйрәм көннәрендә республикада дүрт мәчет ачылачагы турында да әйтелде.