news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан бүген коронавирус инфекциясеннән вафат булды.

Фәрит Мөхәммәтшин митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның вафат булуын бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Телеграмма Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе адресына юлланган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге Аллаһы Тәгаләгә һәм кешеләргә тугры хезмәт итү үрнәге булды. Рухи кыйммәтләр һәм югары әхлакый идеалларны эзлекле рәвештә саклау, хокук буенча христиан диненең постулатларын күңелләргә сеңдерүдә куйган тырышлыгы нәтиҗәсендә ул киң җәмәгатьчелектә зур абруй казанды», — дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин митрополит Феофанның һәркем өчен уртак булган сыйфатлар — мәхәббәт, кичерү һәм шәфкатьлелекне актив таратуын билгеләп үтте.

«Ул динара һәм милләтара диалогны үстерү, республикабызда тынычлык һәм татулыкны ныгытуга саллы өлеш кертте. Аның якты истәлеге мәрхүмне якыннан белән һәркемнең күңелендә мәңге сакланачак», — дип сүзен төгәлләде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100