news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһап хәзрәт Хәйретдиннең тууына 150 ел тулуга багышланган онлайн-конференция узачак

Онлайн-конференцияне Финляндия татарлары һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте уздыра.

Ваһап хәзрәт Хәйретдиннең тууына 150 ел тулуга багышланган онлайн-конференция узачак
http://tatar-congress.org/

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Актук авылы имамы Ваһап хәзрәт Хәйретдиннең тууына 150 ел тулуга багышланган онлайн-конференция узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциянең төп максаты — Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче мишәр-татар халкының тарихын, дини һәм милли мирасын яхшырак аңлау һәм яктырту.

Финляндиядә яшәүче мөселман мишәр-татар азчылыгының зур өлеше Түбән Новгород якларындагы Актук авылыннан күченеп килгән. Әлеге җирлектә имам һәм укытучы булып Ваһап хәзрәт Хәйретдин хезмәт иткән. Аның эшчәнлеге иң фаҗигале вакытларга туры килә. Ваһап хәзрәтнең нәсел дәвамчылары хәзер Финляндиядә яши.

Онлайн-конференциядә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, Финляндия ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин, Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фәттахов һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Конференция 24 октябрьдә 17.00 сәгатьтә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100