Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коръән мәгънәләренең аңлатмасы рус телендә аудиодиск форматында чыкты
«Кәлам Шәриф. Мәгънәләр тәрҗемәсе» уникаль басмасының аудиоварианты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Коръән мәгънәләренең татарчага аңлатмалы тәрҗемәсенең аудиоверсиясе чыкканнан соң рус телендәге диск та дөнья күрде. Бу хакта «Хозур» нәшрият йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кәлам Шәриф. Мәгънәләр тәрҗемәсе» уникаль басмасының аудиоварианты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Азан» радиосы редакциясе тарафыннан әзерләнгән. Аның тиражы — 1 мең данә. 38 сәгать дәвам итүче мәгънәләр тәрҗемәсен Биектау районы Калинино авылының «Каредениз» мәчете имам-хатыйбы Айбек Токтосопиев укый.
Шунысын да искәртик: әлеге фундаменталь хезмәт - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә 40тан артык белгечнең җиде еллык күмәк эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул китап форматында «Хозур» нәшрият йортында дөнья күрде һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала шәһәрләрендә тәкъдим ителде.
Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итүнең яңа форматы: рус телендә аудиодиск дөнья күрде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз