news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хозур» нәшрият йорты «Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны» китабын нәшер итте

Биредә әл-мүрсәл, ягъни зәгыйфь хәдисләр турында, шулай ук Әбү Хәнифә хәзрәтләренең алар белән эшләү алымнары хакында күзаллау бирелгән.

«Хозур» нәшрият йорты «Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны» китабын нәшер итте
http://dumrt.ru/

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты бөек галим имам Әбү Хәнифәнең хәдис гыйлеме турында фәнгә керткән нигезле өлеше хакындагы фәнни хезмәтне нәшер итте. «Положение Абу Ханифы среди мухаддисов» («Әбү Хәнифәнең мөхәддисләр арасындагы урыны») дип аталган әлеге китапта урта гасыр мөхәддисләренең Имам турында әйткән сүзләренә җентекле анализ ясалган. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә әл-мүрсәл, ягъни зәгыйфь хәдисләр турында, шулай ук Әбү Хәнифә хәзрәтләренең алар белән эшләү алымнары хакында күзаллау бирелгән. Нәкъ менә Әбү Хәнифә күп кенә хәдисләрнең эчтәлегендә фундаменталь ислам принциплары белән аермалыклар булуына игътибар иткән беренче кеше булган. Шулай да галим, үз фикри сөземтәләрен файдалану һәм башка шуңа тиң чыганаклардан җаваплар эзләүгә караганда, бу хәдисләргә өстенлек биргән.

Әлеге хезмәт бөек галимгә карата әйтелгән гаепләүләрнең нигезсез икәнлегенә дәлил булып тора һәм шулай ук бүгенге көндә актуаль булган «Һәрбер акыллы мөселман кешесе үзен кызыксындырган сорауларга Коръән һәм Сөннәттән үзлегеннән генә җавап табарга сәләтлеме?!» дигән сорауга ачыклык кертергә ярдәм итә.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм җир шарының теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100