Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
21 октябрьдә Казанның барлык мәчетләрендә дә имамнар наркотикларга каршы вәгазьләр укырга тиеш
“Мәрҗани” мәчетендә Казан мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы үтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). “Мәрҗани” мәчетендә Казан мөхтәсибәтенең имамнар җыелышы үтте.
Җыелышта Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Илшат Насыйбуллин, гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов катнашты.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үзенең чыгышында Корбан гаетенә әзерлек мәсьәләләренә тукталып үтте. Диния нәзарәтенең беркетмәләр бүлеге мөдире Илшат Насыйбуллин 21 октябрьдә Казанның барлык мәчетләрендә дә имамнарның наркотикларга каршы вәгазьләр укырга тиешлеген белдерде. Шулай ук Татарстанның барлык мәчетләренең дә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү зарурлыгын тагын бер кат искә төшерде, дип хәбәр итте Татарстан мөфтиятенең мәгълүмат һәм дәгъват бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз