news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды

Сәдакәнең 3,5 тоннасын фондка Әтнә районы мөхтәсибәте, 1,5 тоннасын Балтач районы Чепья авылы халкы тапшырды.

Бу атнада Татарстанда мохтаҗларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды
dumrt.ru

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Бу атнада Татарстанда күпбалалы, аз керемле, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә, ялгыз аналарга һәм өлкәннәргә, ятимнәргә, инвалидларга 5 тонна күләмендә гошер сәдакасы таратылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәдакәнең 3,5 тоннасын фондка Әтнә районы мөхтәсибәте, 1,5 тоннасын Балтач районы Чепья авылы халкы тапшырды. Гомумән алганда, гошер сәдакасын җыю кампаниясе башланганнан бирле, “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга барлыгы 9 тонна яшелчә өләште.

28 сентябрьне Диния Нәзарәте Татарстанда Гошер көне итеп игълан итте. Аннан алда гошер сәдакасын җыю кампаниясе килә. Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына теләгән һәркем районнарындагы һәм шәһәрләрдәге үзәк мәчетләргә тапшыра ала. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә.
Беренчеләрдән булып быел гошерне Татарстанның Балык Бистәсендә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә җыйдылар.
2018 елда республика халкының бу социаль акциядә актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды һәм мохтаҗларга таратылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot