Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тәлгать Таҗетдин мәктәптә рухи-әхлакый тәрбия курсын кертү планы хакында әйтте
Баш мөфти «сәламәтлек саклау органнарының барлык күрсәтмәләрен үтәп, паникага һәм өметсезлеккә бирелмичә, бу изге сынауны узарга» чакырды.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россиядә мәктәп һәм югары уку йорты программасына рухи-әхлакый тәрбия буенча яңа предмет кертү мәсьәләсе өйрәнелә, дип хәбәр итте ил мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин.
«Интерфакс» хәбәр итүенчә, мөфти сишәмбе көнне Уфада Ләлә-Тюльпан мәчетендә Корбан бәйрәме уңаеннан вәгазь сөйләгәндә шул хакта әйткән.
«Хәзер РФ Федераль Җыены Федерация Советында, мәгариф һәм агарту хөкүмәт органнарында, иҗтимагый оешмаларда, илебезнең традицион конфессияләре әһелләре катнашында мәктәптә һәм югары уку йортларында рухи-әхлакый тәрбия курсын кертү турында актив диалог бара», — дигән ул.
Ил мөселманнарын бәйрәм белән котлап, ул коронавирус пандемиясе белән бәйле вазгыятькә аерым игътибар бирде.
Мөфти «сәламәтлек саклау органнарының барлык күрсәтмәләрен үтәп, паникага һәм өметсезлеккә бирелмичә, бу изге сынауны узарга» чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз