news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете дин тотучылардан башка узды

Бәйрәм намазын онлайн-трансляция аша күрсәттеләр.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Корбан гаете көнендә бәйрәм намазы һәм вәгазь мәхәллә кешеләреннән башка узды. Анда имамнар, мәзиннәр, мөфти һәм аның урынбасарлары гына катнашты, дип хәбәр итә РИА Новости.

«25 миллионлы мөселман өммәте исеменнән барлык дин кардәшләремне, туганнарымны, барлык ватандашларыбызны Корбан бәйрәме белән котлыйм. Барыбызга да исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәтен һәм хәер-фатихасын телим. Аллаһы Тәгалә безгә сәламәтлек бирсен, ул безне якласын һәм сакласын иде», — диде  РФ Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Равил Гайнетдин.

Мәчет тирәсе әйләндереп алынган, шулай ук волонтерлар да кизү торган, әмма күпләп җыелучы булмаган. Дин тотучылар өчен онлайн-трансляция алып барылды.

Равил Гайнетдин сүзләренчә, башка ысул белән ковидка каршы чараларны үтәүгә ирешеп булмас иде.

Элегрәк «Татар-информ» Мәскәүдә Корбан бәйрәмен онлайн-форматта үткәрү турында карар Роспотребнадзор тәкъдимнәре, шулай ук Россия башкаласы Хөкүмәте карары нигезендә РФ Диния нәзарәте тарафыннан кабул ителгәнлеген хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100