news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Корбан бәйрәме уңаеннан Россиянең төрле төбәкләрендә ял көннәре төрлечә булды

Татарстанда халкы сишәмбе, 20 июль, көнне өстәмә ял итә.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә Корбан бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, Татарстанда ул эшләми торган бер көн — сишәмбе, 20 июль булды.

Башкортстанда 17-20 июльдә дүрт ял көне ясадылар.

Дагыстан башлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шимбә, 17 июль эш көне булган, ә 18, 19 һәм 20 июльдә ял көннәре дип игълан ителгән.

Кабардино-Балкариядә Корбан бәйрәмен 20-22 июльдә билгеләп үтәләр.

Эшләми торган ике көнне (20 һәм 21 июль) Ингушетия  хакимияте билгеләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100