Башкортстанда тагын бер мәчет үз ишекләрен ачты

Башкортстанның Балтач районындагы Мишәр исемле бик матур татар авылы халкы зур куаныч кичерә

(Уфа, 20 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Балтач районындагы Мишәр исемле бик матур татар авылы халкы зур куаныч кичерә. Биредә күптән көтелгән яңа мәчет төзелеп бетте.
Яңа Аллаһ йортын ачу тантанасы үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Чөнки бу көнне Шәҗәрә бәйрәме дә оештырылды. Мәчет ачу шатлыгын уртаклашырга Уфадан Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге вәкиллек тә килде. Нурммөхәмәт хәзрәт Мишәр авылы халкын шушы истәлекле вакыйга белән ихлас котлады һәм мәчет сукмагына тузан кунып тормасын, аңа яшьләр дә тартылсын дип теләде.
Әлеге мәчетне шушы авылда туып үскән, бүгенге көндә Балтач районы үзәге Иске Балтачта мировой судья вазыйаларын башкаручы Гүзәл Хаккый кызы Гыйльмуллина төзеткән. Авылдашлар да, кулдан килгәнчә, Ходай йорты төзелешенә үз өлешен керткән, билгеле. Яңа Аллаһ йортына “Әнием мәчете” дигән исем бирелде. Аның шулай аталуын Гүзәл ханым болай аңлатты: “Мәчетебезгә аяк баскан һәр кеше үз әнисен уйлаячак, әниләр фатыйхасын алган кебек булачак. Ә ул кешене туры юлга илтә, бәхетле-сәгадәтле итә. Һәркемнең көче салынган һәм һәркемнең әнисенә багышланган мәчетебез балкып тора хәзер авылыбызда”.
Балтач районында бүгенге көндә мәчетләр саны егерме өчкә җитте. Былтыр гына районның Иске Уразай һәм Түбәнге Карыш авылларында да яңа мәчетләр ачылган иде.