news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сызрань шәһәренең «Азан» мәчетендә «Рамазан чатыры» эшли

«Рамазан чатыры»нда хәйрия ифтарлары үткәләр.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә Самара өлкәсендәге Сызрань шәһәренең «Азан» мәчете территориясендә тантаналы төстә «Рамазан чатыры» ачылды.

«Самар татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, «Рамазан чатыры» - хәйрия акциясе ул. Аның төп максаты – кояш баткач, хәйрия ифтарлары үткәрү.

«Азан» мәчете имамы Фәрит хәзрәт тантанада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул Рамазан чатырында көн саен ифтарлар, шулай ук Изге Коръән һәм ислам динен өйрәнүгә багышланган программалар үткәреләчәген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100