Казанда Коръән бәйгесендә егетләр һәм кызлар аерым көч сынашты

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Туган телләр елы уңаеннан Коръән бәйгесе узды.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә I–V курс шәкертләре арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чараны уку йорты мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы белән Татарстан мөфтияте белән бергәлектә оештырды. Бәйгедә егетләр һәм кызлар аерым көч сынашты.

1994 елдан бирле һәр уку елында мәдрәсә күләмендә үткәрелеп килә торган бәйге быел Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды һәм, башка еллардан аермалы буларак, шәкертләрнең аять-сүрәләрне татар мәкаме белән укуларына басым ясалу белән аерылып тора. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәдрәсә күләмендә үткәрелә торган бәйгедә көндезге уку бүлегендә белем алучы барлык шәкертләр — барлыгы 207 укучы катнашты. Бәйгедә Коръәнне дөрес итеп яттан уку белән беррәттән, уку елы дәвамында Изге Китапны ятлауда ирешкән уңышларыңны күрсәтү, аятьләрне кабатлау, белемне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыру төп шарт булып тора иде.

Шуңа да катнашучылар өчен номинацияләр җүзләрне белү дәрәҗәсенә карап билгеләнгән. Коръәнне күбрәк яттан белүчеләрнең призлы урыннарга чыгу мөмкинлеге дә бар. Бәйгедә Коръәнне ятлау (тәхфиз) бүлегендә белем алучы шәкертләр катнашмады.

Номинацияләргә килгәндә, «Тулы Коръәнне яттан белүчеләр», «Алты җүзне яттан белүчеләр», «Биш җүзне яттан белүчеләр», «Дүрт җүзне яттан белүчеләр», «Өч җүзне яттан белүчеләр», «Ике ярым җүзне яттан белүчеләр», «Ике җүзне яттан белүчеләр», «Бер җүзне яттан белүчеләр», «Ярты җүзне яттан белүчеләр» арасында урыннар билгеләнде.

Мәдрәсә күләмендә үткәрелгән Коръән бәйгесе республикакүләм һәм Россиякүләм бәйгеләргә иң яхшы Коръән укучыларны сайлап җибәрергә ярдәм итәчәк.