news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр

Әлеге саклану чаралары мәчеткә килүчеләрне вируслы инфекцияләр йоктырудан саклау өчен эшләнә.

Татарстан мәчетләрендә дезинфекция үткәрәләр
ДУМ РТ

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү сәбәпле, республикабыз мәчетләрендә вируслы инфекцияләр таралуны булдырмау максатыннан санитария чаралары көчәйтелде. Шул максаттан, мәчетләрдә көндәлек җыештыру гына түгел, көненә берничә тапкыр дезинфекция дә үткәрелә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус чистарту чаралары белән келәмнәр, ишек һәм баскыч тоткычлары, юыну бүлмәләре һәм кешеләр тотына торган башка предметлар эшкәртелә. Моннан тыш, дин кардәшләребез өчен мәчеткә кергәндә куллар өчен антисептиклар салынган флаконнар куелган.

Татарстан Диния нәзарәте дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра. Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагырга да ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot