news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мөфти катнашында мәчет ачылды

Бу эшне Сургут шәһәрендә эшләп гомер кичергән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар башкарып чыккан.

Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мөфти катнашында мәчет ачылды
http://dumrt.ru/

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»).  Чирмешән авылы Әмир авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды.

Күркәм тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мөфти хәзрәт җыелган халыкны Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре белән таныштырды. Ул тиздән Рамазан ае якынлашуын, ураза тоту һәм Рамазан аен үткәрү тәртипләрен аңлатып үтте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аннары Камил хәзрәт мөселманнарның сыйфатларына тукталып, бу изге айга хәзердән үк үзеңдә күркәм сыйфатларны арттырып, әдәп-әхлакны күтәрүгә, нәфесне тәрбияләүгә, күбрәк Коръән укуга игътибар бирергә чакырды. Аннары ул әлеге гыйбадәтнең мөһимлеген, фазыйләтләрен аңлатты.

Тантанада катнашучыларны тәбрикләргә шулай ук Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин килгән иде. «Шушы мәчеткә көчләрен, малларының зур өлешен кертүчеләргә зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, динебезгә, халкыбызга хезмәт итәргә ярдәм итсә иде», — диде ул.

Әлеге затлы гыйбадәтханәне төзекләндерергә алынган эшмәкәр, бик күп игелекле проектларны оештыручы, иганәче Миндар Әгъзам улы Әгъләмов үз чыгышында бу изге эшкә алынуы, зур күләмдә ремонт, төзекләндерү үткәрүе белән таныштырып үтте.

Әмир авылының мәчете таштан 1991 елда салына. Авыл халкы алдына мәчетне зурайту бурычы килеп баса. Нәтиҗәдә бу эшне, авыл халкы белән киңәшләшеп, шул җирлектән чыккан иганәчеләр Әмир авылында туып үскән, күп еллар Сургут  шәһәрендә эшләп гомер кичергән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар башкарып чыга. Ә шушы җирлектә яшәүче Ихсанов Азат төзелеш бригадасы белән җитәкчелек итә. Әлеге фидакарь затлар бүген мөфти кулыннан Рәхмәт хатлары алды. 

Бүгенге көндә Чирмешән мөхтәсибәтендә 23 мәчет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100