Әгәр күңелне иман, гыйлем белән тутырмасак, безнең башны кирәкмәгән мәгълүмат белән тутырачаклар - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан мөфтияте кимендә айга бер тапкыр журналистлар белән очрашуны гадәткә кертмәкче

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан мөфтияте кимендә айга бер тапкыр журналистлар белән очрашуны гадәткә кертмәкче. Бу хакта бүген Кол Шәриф мәчетендәге очрашуда хәбәр ителде. Мөфтиятнең “Хузур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин яңа форматтагы очрашуларның башлану сәбәпләрен: “Сезнең белән безгә бергә булырга кирәк. Чөнки мәгълүмат төрле – катлаулы да, актуаль да булырга мөмкин. Сез ул мәгълүматны таратасыз, сорауларыгыз да туарга мөмкин”, - дип нигезләде.

Мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин сүзләренә караганда, бүгенге җәмгыять, мөселманнар төрле мәгълүмат йогынтысына бирелә. “Моңа гыйлем белән генә каршы торырга мөмкин. Әгәр күңелне иман, гыйлем белән тутырмасак, безнең башны кирәкмәгән мәгълүматлар белән тутырачаклар”, - диде ул. “Башта һәр мөселман белергә тиешле бурычларны, ягъни минимум гыйлемне өйрәнергә кирәк. Үзебезнең мәдәниятне, мирасны белик һәм гаиләдә шуларны саклыйк. Болар су, ризык, һава кебек үк кирәк. Тагын ихлас гамәлләр кылыйк. Дин гыйлем, гамәл һәм ихласлыкка таяна”, - дип саный мөфти.

Гомумән алганда, бүгенге очрашуда Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстанына эш сәфәре нәтиҗәләре, мөфтиятнең соңгы арада алып барган эшчәнлеге белән таныштырды, журналистларның намаз укуның яңа вакытлары керү, яшьләр белән эшләү, радикализмга каршы тору, “ДУМ РТ Хадж” ширкәте, имамнарның белемнәрен арттыру, мәктәптә яулык бәйләү, иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан яшьләр һәм мигрантлар белән эшләүгә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук ислам динен тоту белән бәйле практик тәкъдимнәрне дә тыңлады. Сер түгел: бүгенге көндә ислам дине буенча теория җитеп ашкан, менә ничек итеп көндәлек тормышта гамәлгә ашырырга – менә инде монысы турында уйларга кирәк. 

Нәзарәт тарафыннан уздырылып килә торган дини темага язучы журналистларның "Каләм" конкурсы кабат игълан ителде. 2013 елның 1 апреленнән башлап 2014 елның апреленә кадәр дөнья күргән журналистик материалларны нәзарәтнең матбугат үзәгенә 1 апрельгә кадәр тапшыру сорала.