Әбү Хәнифә мирасын бәяләп бетерү мөмкин түгел – Татарстан мөфтие

Мөфтиятнең “Хузур” нәшрияты һәм “Азан” радиосы татар һәм рус телләрендә “Әбү Хәнифә тормышы һәм мирасы” дип аталган аудиокитап әзерләп чыгарган

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Кол Шәриф Җәмигъ мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу вакытында мөфти хәзрәтләре имам Әбү Хәнифәнең мирасын өйрәнү һәм тарату белән бәйле эшләр турында бәян итте. Әлеге галимнең исеме мөселман хокук фәне төшенчәсе һәм исламның зур мәктәпләреннән берсе булган Хәнәфи мәзһәбе белән тыгыз бәйләнгән.

Мөфтиятнең “Хузур” нәшрияты һәм “Азан” радиосы татар һәм рус телләрендә “Әбү Хәнифә тормышы һәм мирасы” дип аталган аудиокитап әзерләп чыгарган. Күренекле дин галименә кагылышлы кулъязма Мәдинә шәһәрендә табылган, тәрҗемәсе эшләнгән, аңлатма бирелгән.

Әлеге китап Казан мәчетләрендә бушлай таратылачак. Махсус дискка яздырылган аудиокитапны юлда барганда тыңларга бик җайлы.

Мөфти хәзрәтләре сүзләренчә, Әбү Хәнифә мирасын бәяләп бетерү мөмкин түгел. “Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең лаеклы дәвамчысы иде”, - диде Камил Сәмигуллин, үзебез хәнәфиләр була торып, Татарстанда Әбү Хәнифә исемендәге мәчет булмавына борчылып.

 2014 елда "Хузур" нәшрияты 25-30 аудиокитап чыгарырга җыена.

Ә 2015 елда Мисырда узачак гарәп телендәге китаплар тәкъдим ителә торган бик зур күргәзмәдә катнашырга ниятләре бар. Анда Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендәге утызлап китабы күрсәтелер дип көтелә.