news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Олы Елга мәчете михрабын реставрацияләү Вологда осталарына авыррак бирелгән

Мәдәни мирасны саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин үткәрелә торган эшләрнең сыйфатын шәхсән үзе тикшерде.

Олы Елга мәчете михрабын реставрацияләү Вологда осталарына авыррак бирелгән
tatar-inform

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Олы Елга авылының борынгы мәчетенең михрабы РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов җитәкчелегендәге Вологда өлкәсе Кириллов шәһәрендә осталар алып барган реставрация процессында иң катлаулы элементы булып чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га реставрация эшләре җитәкчесе хәбәр итте.

«Реставрация барышында без мәчетнең барлык чын элементларын да максималь рәвештә саклап калырга тырышабыз, гәрчә бу гади генә булмаса да, күп нәрсә черегән. Михраб бик нык зыян күргән, детальләрне үзгәртергә туры килде. Гомумән, аны өч тапкыр җыйдык, әлегә барысы да туры килмәде», - дип сөйләде Попов.

Аның сүзләренчә, дин йортын төзегәндә кулланылган кара идәннең конструкциясе дә реставрация барышында торгызылачак. «Башта кара идән бинаның бөтен мәйданында тоташ булган һәм бүрәнәләр белән кысылган. Бу мәчеткә зур ныклык бирү өчен махсус эшләнгән. Соңрак, идәннәр черегәннән соң, ремонтчылар такта калдыкларын кисеп, яңа идән түшәгәннәр. Мәчетне җыйганда без беренчел технологияне торгызачакбыз», - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Александр Попов билгеләп үткәнчә, михрабтан тыш, мәчетнең түбәсе конструкцияләре дә зыян күргән. «Манара берьюлы ике якка авыштырылган, ул аны даими ремонтлау аркасында гына аумаган. Сигез манараның дүртесе швеллерларга беркетелде. Тотып торучы бүрәнәләре черегән, манара бөтенләй җимерелгән диярлек», - диде ул.

Мәчетне торгызу өчен осталар соңгы эшләрне башкаралар. Аларның манаралы түбә корасы бар. Попов фаразлары буенча, торгызылган мәчетне 2020 елның җәендә Олы Елгага алып кайтачаклар һәм яңа бетон фундаментына утыртачаклар. «Дин йорты өчен яңа тәрәзә рамнары һәм манара детальләре әзерләнгән инде», - дип төгәлләштерде реставратор.

  • Мәчетне торгызу проекты 2019 елның гыйнварында тормышка ашырыла башлады. Узган шимбәдә Вологда өлкәсенең реставрация үзәгендә мәдәни мирасны саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин булып китте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100