news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә балалар өчен фәнни-тикшеренү конференциясе узды

Көн дәвамында «Ни өчен мин үз динемне яратам?» соравына утыз биштән артык бала җавап бирергә өлгерде.

Нәзарәттә балалар өчен фәнни-тикшеренү конференциясе узды
dumrt.ru

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрде. Әлеге чарада катнашырга 9-14 яшьлек балалар килде. Бирелгән тема кысаларында укучылар алдан фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып, үзләренең идея-дәлилләре нигезендә төзелгән проект эшләрен якладылар. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн дәвамында «Ни өчен мин үз динемне яратам?» соравына утыз биштән артык бала җавап бирергә өлгерде. Оештыручылар тарафыннан куелган төп таләп буенча, чыгыш ясау өчен биш минут вакыт бирелде. Фәнни-тикшеренү эшләренә бәя бирүчеләр хезмәтнең оригинальлегенә, актуальлегенә, яңалыгына, тикшеренүнең әһәмиятенә зур игътибар бирде. Балалар чыгыш ясаганда үзләренең ораторлык осталыкларын файдаланырга, аудиторияне үзенә каратып торырлык итеп, докладлар ясый белергә тиешләр иде.

Икенде намазыннан соң, жюри җиңүчеләрне ачыклады һәм бүләкләү тантанасы уздырылды. Беренче урынны Казаннан 11 яшьлек Кәрим Фазуллин яулады. Ул «Хәзерге дөньяда һәм исламда экология» темасына чыгыш ясады. Икенче урында — «Коръән ятлау — җанга ләззәт» темасы белән чыгыш ясаган Камилә Галиева (13 яшь, Питрәч районы), өченчедә — «Исламда кошларны кайгырту» турында сөйләгән Сафия Ибраһимова (11 яшь, Казан). I, II, III урын алучыларга грамоталар, смартфоннар бүләк ителде.

Оештыручылар тарафыннан шулай ук һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100