news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзелеше урынында җомга намазы укыдылар

Якын арада онлайн һәм офлайн форматта ислам нигезләре буенча дәресләр башланачак.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе имам-мөхтәсибе Идрис хәзрәт Камалиддин Хабаровск шәһәрендә җомга намазын үткәрде. Ул Җәмигъ мәчете төзелеше урынындагы бинада узды.

Җомга вәгазе барышында тыйнаклык, белем алуның абруе темаларына кагылдылар. Тиздән онлайн һәм офлайн форматта да ислам нигезләре буенча дәресләр башланачак дип игълан ителде. Бу хакта Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

СОVID-19 пандемиясе дәвам итү сәбәпле, имам-мөхтәсиб дин тотучыларны үзеңне һәм якыннарыңны сакларга өндәде, шуңа күрә битлек режимын һәм башка саклану чараларын үтәргә кирәк. 

Җомга намазыннан соң мәчеткә килүчеләр өчен чәй табыны оештырылды, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100