news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам фәннәре һәм гарәп теленнән республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

Быелгы олимпиадада урта мәдрәсә шәкертләре һәм РИИ, КИУ, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең югары курс студентлары катнашты.

Ислам фәннәре һәм гарәп теленнән республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле
http://dumrt.ru

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанны Коръән-хафизлар әзерләү үзәгендә ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча Татарстан Республикасы дини уку йортлары студентлары арасында нәзарәт һәм КИУ тарафыннан оештырылган II Республика олимпиадасына нәтиҗәләр игълан ителде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быелгы олимпиадага урта мәдрәсә шәкертләреннән тыш, РИИ, КИУ һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең югары курс студентлары да кертелде. 41 катнашучы арасында тугыз кыз бар иде. Өч номинациядә катнашучыларның белемнәрен бәяләү өчен жюри составына ун дини уку йортыннан берәр мөгаллим килде.

Җиңүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм хәзерге вакытта мөфтият чакыруы буенча лекцияләр укырга Казанга килгән шәех, Әбу Даби мөфтие Мөхәммәд Әсләм бүләкләде.

Быел өч номинация «Ислам хокукы (фикһ)», «Дин нигезләре (гакыйдә)» һәм «Гарәп теле» буенча урта һәм югары уку йортлары арасында I, II һәм III урын алучылар билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Олимпиада җиңүчеләре:

Ислам хокукы (фикһ) — мәдрәсәләр арасында: I урын — Зикриё Акобиров («Мөхәммәдия»), II урын — Данир Җәләлиев (Буа), III урын — Мөхәммәт Сәмигуллин (Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе);

Ислам хокукы (фикһ) — ислам югары уку йортлары арасында: I урын — Тимур Мельгизин (КИУ), II урын — Акку Бисимбаев («Мөхәммәдия»), III урын — Әбубәкер Хамрокулов (КИУ).

«Дин нигезләре (гакыйдә)» — мәдрәсәләр арасында: I урын — Уулу Бекболот (Буа), II урын — Эльдар Нигъмәтҗанов («Мөхәммәдия»), III урын — Рискинисо Ходжаева (Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе).

«Дин нигезләре (гакыйдә)» — ислам югары уку йортлары арасында: I урын — Ленар Озеров («Мөхәммәдия»), II урын — Җәмилә Гаптуллина (КИУ), III урын — Рифат Шәрапов (КИУ).

«Гарәп теле» — мәдрәсәләр арасында: I урын — Айдар Нәбиев («Мөхәммәдия»), II урын — Абдулла Исхаков (Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе), III урын — Камил Мостафин (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе).

«Гарәп теле» — ислам югары уку йортлары арасында: I урын — Лениза Арипова («Мөхәммәдия»), II урын — Җәлолуддин Фозилов (КИУ), III урын — Дана Тналиева (РИИ).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100